Кайбыч ягы музее

Кайбыч ягы музее
  • Тасвирлама:

    Кайбыч ягы музее 2019 елда ачылган. Анда Кайбыч районының борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәрге тарихы сурәтләнгән. Барлыгы 3 зал, һәркайсында район территориясендә кеше үсешенең мөһим этабы, үткән чор мәдәниятләренең калдыклары чагыла.

  • Адресы:

    Респ. Татарстан, Кайбыч районы, Зур Кайбыч ав., Гыйсмәтуллин ур., 3 й

Музейга килүчеләр биредә үз төбәкләре үрнәгендә бөтен кешелекнең үсеш тарихы белән танышалар. Төбәк территориясендә табылган ерак бабаларыбызның борынгы эш коралларын һәм борынгы хайван сөякләрен карарга мөмкин. Музейның төп стационар экспозициясе « "Кайбыч ягы тарихы". Бүгенге көндә музей кунаклар белән бик актив һәм креатив эшли.