Кайбыч үзәк больницасы

Район үзәк больницасында 102 койкага исәпләнгән стационар, поликлиника, Олы Подберезьеда табиблык амбулаториясе, 30 фельдшер-акушерлык пункты бар.

Район үзәк больницасында  102 койкага исәпләнгән стационар, поликлиника, Олы Подберезьеда табиблык амбулаториясе, утыз фельдшер-акушерлык пункты бар. Район халкына стационар ярдәмне хирургия, терапия, гинекология, педиатрия, йогышлы авырулар бүлекләре, реанимация койкасы күрсәтә. Үзәк больницасында терапевт, хирург, акушер-гинеколог, офтальмолог, отоларинголог, невролог, педиатр, стоматолог, фтизиатр, дерматовенеролог, онколог кабул итә.