Кайбыч районы тарихы
Кайбыч районы территориаль яктан республиканың көнбатыш өлешендә урнашкан. Аның үзәге-Олы Кайбыч авылы. Районның гомуми мәйданы 995 м2. Ул Чуваш Республикасы, шулай ук Татарстанның Зеленодольск, Апас, Югары Ослан районнары белән чиктәш.
Кайбыч —эш сөючән тырыш халкы, имәнле урманнары, мул уңышлы иркен кырлары, гүзәл табигате белән дан тотучы район. Петр 1 Казан ягына сәяхәте вакытында данлы имән урманнарын күреп, горурлык белән:"Это мое — это государево",- дигән. Су юлы белән Петербургка агызылган хисапсыз Кайбыч имәненнән йорт күтәреп торучы субай да, диңгез гизүче кораб та ясалган. Хәтта бүгенге көндә туристларның яраткан урынына әйләнгән Эрмитаж һәм башка күркәм сарайларның паркеты да — ни гаҗәп! — Кайбыч имәннәреннән.
Кайбыч районы Татарстан Республикасының көнбатышында урнашкан. Рельефы тигезлекләр, калкулыклар белән чиратлаша. Идел буе калкулыгының төньяк итәкләрен били. Иң биек өлеше көнбатыш, көньяк —көнбатыш өлешләре, биеклеге 150- 200 метрдан артмый. Территориясе −995,4 кв. метр.
Татарстанның климатына тиз үзгәрүчәнлек хас. Бер көн эчендә һава торышы берничә төрле булырга мөмкин. Бу күренеш безнең Кайбыч районы һава торшында да ачык күзәтелә. Болай тиз үзгәрүчәнлек без яши торган яки район урнашкан урынның тигезлек булуы һәм горизонтның һәр ягыннан да төрле үзлектәге һава массаларының бернинди тоткарлыксыз үтеп керә алуы белән дә аңлатыла.
Районның иң зур елгасы — Бәрле. Ул Морза Бәрлебашы җирлегендәге чишмәләрдән башлана һәм, Афанасьевка авылы янында Бәрле елгасына кушылып, Борындык авыл җирлегендәге Зөя елгасына коя. Бәрле елгасы буенча Бәрлебашы, Кече Кайбыч, Олы Кайбыч авыллары урнашкан. Иделнең уң кушылдыгы булган Кайбыч җирлегендә аккан Зөя елгасына, Бәрле елгасыннан тыш, Гөбенә кебек башка матур елгалар да кушыла. Имәле, Ырым елгалары да бар.
Олы Кайбычта туып-үскән галим, тарихыбызны яратып өйрәнгән филология фәннәре докторы Назыйм Ханзафаров болай дип язган:
«Кайбыч атамасы турында хәзерге көндә берничә фараз бар. Шуларның берсен район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев тәкъдим итә. Аныңча, әлеге атама көнбатыштан буртас кабиләләре (мишәрләрнең бабалары) күчеше һәм умартачылык белән бәйле. Унынчы гасырларда, җир эшкәртү булмаган заманнарда, буртаслар имән һәм юкә урманнарында аучылык, балыкчылык, умартачылык шөгыльләрен киң җәелдерә. Урмандагы кыргый умарта кортлары бал җыю белән чикләнмичә, агачларга махсус эшләнгән куышлар элгән. Аларны кышка махсус төреп җылытканнар. Мондый оялар күп куелган урыннарны КАБАЦЫ дип атаганнар. Мишәрчәрәк КАБА\Ц\ЧЫ — КАБЫК\Ц\ЧЫ килеп чыга. Биредә аваз үзгәрү һәм кыскару күренеше булырга мөмкин. Буртаслар (Бортас авылын хәтерлик) белән мордва кабиләләре дә күченгән. Аларның телендә мишәрләргә якын сүзләр күп. Әлеге кабыклар эленгән урынны КАБАЦЫ дип атаганнар. Әлеге атаманың юкә кабыгын каезлап эшләнгән умарта оялары белән бәйле булуы мөмкин. Еллар уза. Руслар килгәч, КАБА\Ч\ЦЫ сүзе КАЙБИЦЫ булып үзгәрә. Татарлар аны КАЙБ\А\ЫЧ дип кыскарткан. Ихтимал, КАБАЧЫ яки КАБЫКЧЫ, мишәр нигезен саклап, русча КАЙБИЦЫ булып киткән.
Кайбыч районында туган Советлар Союзы Геройлары: А. Е. Кошкин, М. К. Кузьмин, И. М. Фёдоров;
Социалистик Хезмәт Геройлары: Ә.Х. Борһанов, Б. Г. Гарифуллин, А. И. Евдокимова, Р. Г. Заһидуллин, Р. К. Кәлимуллин, А. Т. Сергеева, М. С. Турунтаева;
Дан орденының тулы кавалерлары: Т. Г. Нәҗметдинов, В. Р. Платонов, И. П. Субботин;
Күренекле кешеләр
Кайбыч дөньякүләм танылган сәнгать ияләре, тарихи шәхесләр биргән җирлек. Без бит әле Тукайны бөек иткән Мотыйгыйларны да үстергән халык! Язучыларыбыз Зариф Бәшири, Әбрар Сәгыйди, Әбрар Шамин, шагыйрь Шәүкәт Галиев, җырчылар Камил Мотыйги, Галия Кайбицкая, Вәли Галкин, Михаил Спирин, Лидия Әхмәтова, Лена Бичарина, галимнәр Федор Сундуров, Рәфыйк Гарәфетдинов, Абруй Хәмидуллина, Назыйм Ханзафаров, бертуган Микусевлар, Мәхмүт Ганиев, Рәис Борһанов, Петр Чекмарев һәм башкалар белән горурланабыз.
Оешмалар
Кайбыч — авыл хуҗалыгы районы. Авыл хуҗалыгы җирләре 67,1 мең гектар мәйданны били. Төп тармаклар: терлекчелек, үсемлекчелек. Игенчеләр уңышлы елларда 100 мең тоннадан артыграк икмәк җитештерүне максат итеп куя. Кайбычта авыл хуҗалыгының төп нигезе —эре агрофирмалар. «Август-Кайбыч» җәмгыяте шундыйлардан. «Туган як-агро» һәм башка хуҗалыклар да максатчан эшли. Авылларда халык күпләп мал-туар асрый, кош-корт, умарта тота.
Районда күп еллардан бирле «Кайбыч урман хуҗалыгы», «Кайбычагрохисервис», «Кайбыч балык хуҗалыгы», Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесе, Кайбыч икмәк пешерү комбинаты, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте эшли. Аларның һәрберсе Кайбыч үсешендә зур урын алып тора.
Олы Кайбыч — район үзәгендә дәүләт учреждениеләре, урта мәктәп, үзәкләштерелгән китапханә, балалар сәнгать мәктәбе, спорт мәктәбе, Галия Кайбицкая музее, Кайбыч ягы музее, мәдәният йорты, больница, поликлиника, аптека, матурлык салоны, «Салават күпере» спорт комплексы, «Кайбыч» боз шугалагы, мәчет, парклар, чаңгы базасы, спорт мәйданчыклары, шәхси кибетләр, «Магнит», «Пятерочка» кибетләре эшли. Автомойка, автосервис, ателье, якшәмбе базары, кафелар бар. Олы Кайбыч — актив үсеп килүче авыл җирлеге, бай тарихлы торак пункт.
Герб һәм флаг

Районның гербы һәм флагы 2005 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының вәкаләтле органы карары белән расланды. Аны эшләү белән Россия геральдистлар Союзы белән берлектә Республика Президенты каршындагы Геральдика советы шөгыльләнгән.
Әле Татарстан районнары үз гербларын кабул итә башлаганчы ук кайбычлылар өчен нык имән агачы һәрвакыт тарихи горурлык һәм үзенә күрә яшәү символы булып торды. Районның картасы да киң ябалдашлы имәнгә охшаш. Гербта өч якка тармакланып киткән алтын кәүсәле һәм яшел яфраклы алтын чикләвекләре булган имән сурәтләнгән.
Имән борынгыдан озын гомер, ныклык, вөҗданлылык, кыюлык, гайрәт, какшамаслык билгесе булып санала. Гербта имәннең символикасы күпкырлы. Имәннең өчкә тармакланган кәүсәсенең бер ябалдаш астында сурәтләнүе җирле халыкның күпмилләтле булуы турында сөйли: анда руслар, чуашлар, татарлар һәм башка милләт вәкилләре яши. Район гербындагы яшел төс — табигать, сәламәтлек, тормыш үсеше, яңару символы. Алтын — уңыш, байлык, хөрмәт символы. Көмеш — чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.
Без тарихта эзлебез
Кайбыч төбәге унике-унөченче гасырлардан ук билгеле. Ул Идел буе калкулыгының төньяк итәген биләп тора.
Район 1927 елның 14 февралендә Ульянково районы буларак оештырыла. Район үзәген Ульянково авылыннан Олы Кайбыч авылына күчерү сәбәпле (1927 елның 1 августы), Кайбыч районы дип үзгәртелә. Район чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә.
1920 елга кадәр — территориясе Казан губернасының Зөя һәм Тәтеш өязләренә, 1920–1927 елларда ТАССРның Зөя кантонына керә.
Оештырылган вакытында аның составына 45 авыл советы, 76 торак пункт керә, аларда 56905 кеше яши (шуларның 31043е — татарлар, 24649ы — руслар, 1213е — башкалар).
Район чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. 1940 елда Кайбыч районының мәйданы 1184 кв. км тәшкил итә, халык саны — 56,7 мең кеше, авыл советлары — 40, торак пунктлар — 91. 1944 елның 19 февралендә районның бер өлеше яңа оештырылган Подберезье районына күчерелә (1956 елның 14 маенда кире кайтарыла). 1960 елда районның мәйданы 1185,3 кв. км тәшкил итә, 20 — авыл советы, 84 торак пункт исәпләнә.
ТАССРда административ берәмлекләрне эреләндерү сәбәпле, 1963 елның 1 февралендә Кайбыч районы бетерелә, территориясе Буа районына бирелә. 1964 елның 4 мартында Апас районына бирелә. ТАССР Югары Советы рәисе Минтимер Шәймиев Указы нигезендә Кайбыч 1991 елның 19 апрелендә Кайбыч яңадан мөстәкыйль район булып оеша.
Яңа Кайбыч
Яңа оешкан Кайбычның беренче район башлыгы — Азат Хәнифәтуллин. 1998 елда аны Җәүдәт Гаффаров алмаштыра, ул бу вазифада 2012 елның мартына кадәр була. Аннан соң Кайбыч муниципаль районы башлыгы итеп Альберт Рәхмәтуллин билгеләнә.
Халыкы

Милли составы: татарлар — 67,7 %, руслар — 26,2 %, чуашлар-5,3 % тәшкил итә.
Административ-территориаль бүленеше
Хәзерге вакытта район составына 17 авыл җирлегенә берләштерелгән авыллар керә
Багай (Багай, Арыслан, Колабирде, Салтыйган авыллары),
Олы Кайбыч (Олы Кайбыч, Симәки, Иске Чәчкаб, Афанасьевка авыллары),
Олы Подберезье (Олы Подберезье, Кече Подберезье, Каргалы, Пләтәни, Сосновка авылары),
Олы Урсак (Олы Урсак, Бушанча, Кече Урсак, Чүкри-Алан авыллары),
Борындык (Борындык, Шуширмә авыллары),
Колаңгы (Колаңгы тимер юл станциясе поселогы, Бәли, Кече Колаңгы авыллары),
Кошман (Кошман, Урсак урманчылыгы поселогы),
Кече Мәме (Кече Мәме, Имәнле Бортас, Малалла авыллары, Яңа Патрикеево поселогы),
Мәлки (Мәлки, Иске Буа, Байморза, Яңа Буа авыллары),
Мөрәле (Мөрәле авылы, Олы Колаңгы поселогы),
Надеждино (Надеждино, Кичкеево, Морат, Репьёвка авыллары),
Иске Тәрбит (Иске Тәрбит, Соравыл, Камыллы авыллары),
Ульянково (Ульянково, Корноухово, Победа авыллары, Воскресенский поселогы),
Федоровское (Федоровское авылы),
Хуҗа Хәсән (Хуҗа Хәсән, Турминский, Кушкүл, Александровка авыллары),
Чүти (Чүти, Олы Тәрбит авыллары),
Ябалак (Ябалак, Бәрлебашы, Кече Кайбыч, Морза Бәрлебашы авыллары).
Транспорт
Олы Кайбыч авылы Казаннан көньяк-көнбатышка таба 120 км, Колаңгы тимер юл станциясеннән 18 км ераклыкта урнашкан. Колаңгы тимер юл станциясеннән төрле юнәлештә поездлар йөри.
Югары тизлекле М-12 автомобиль юлы Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород өлкәләре, Чувашия һәм Татарстан республикалары аша уза, әлеге юл «Көнбатыш — Көнчыгыш» халыкара транспорт коридорының бер өлешен тәшкил итә. Яңа юл Татарстанга Кайбыч районында килеп керә һәм Апас, Югары Ослан, Кама Тамагы, Лаеш, Питрәч районнарыннан уза. Автомагистраль «Шәле — Саескан Тавы» юлына ялгана. М-12 автомагистраленең Татарстан өлешендә 4 яңа юл-транспорт чишелеше төзелде. М-12 автомагистрале янәшәләрендә кунакханәләр, ял урыннары, юлларны карау һәм автомобильләргә хезмәт күрсәтү базалары төзелә. АЗСларның берсе Кайбыч районы территориясендә урнашкан.
Экология
Саклана торган территорияләр
Район территориясендә 7 аеруча саклаулы табигать территорияләре аерып билгеләнә:
Бәрле (1978 ел) елгасы,
Зөя (1978 ел) елгасы,
Зур күл (1978 ел),
«Кайбыч имәнлекләре» (1981 ел),
«Турминкскийдагы дача» (1989 ел),
«Яңа Пәтрәки авылы янындагы күл комплексы» (2009 ел),
«Зөя һәм Гөбенә елгалары тугайлары» (2009 ел).
Зур күл Каргалы авылыннан төньяктарак Чирмешән елгасы үзәнендә урнашкан.
«Кайбыч имәнлекләре» табигать истәлеге — «Казан тау имәнлекләре» дип аталучы табигый имән урманнары сакланып калган ике участоктан тора. Билгеле булганча, XVIII йөздә Кайбыч имәннәре Казанның Адмиралтейство бистәсе төзелешендә актив кулланыла, йортлар төзү өчен Санкт-Петербургка чыгарыла. Имәннәр юкә, өрәңге, ара-тирә карама белән бергә үсә, биредә корычагач ареалының табигый чиге үтә. Аерым агачларның яше 100–150 гә җитә. Вак агачлардан урман зелпесе, сөялле кабар агачы, миләш һәм чикләвек куагы таралган. Кошларның 100 дән артык төре яши. ТРның Кызыл китабына кертелгәннәре: кыр карчыгасы, сапсан, балобан, колаклы ябалак, сазлык ябалагы, соры ябалак, чал тукран, яшел тукран, соры гөберле бака, гади кара елан, болан коңгыз, зур имән кисмәне, төсен үзгәртүчән күбәләк. 1978— 1979 елдагы кышкы каты суыклардан имәнлекләр бик нык зыян күрә.
«Турминскоедагы дача» — Гөбенә елгасының уңъяк ярындагы урман участогы. Турминский авылы янында урнашкан. Мәйданы — 56,5 га. Нарат-каен урманнары — урман-дала зонасында беренче утыртылган нарат урманнарыннан (XIX йөз ахыры) санала. Урман эчендә икенче яруста имән һәм каен катыш табигый нарат урманнары формалашып килә. Үлән капламында урман һәм болын үсемлекләренең 40 тан артык төре үсә.
«Яңа Патрикеево поселогы янында күлләр комплексы» — Зөя елгасы үзәнендә иске елга юлы тибындагы күлләр. Озынлыгы — 1,5 км, иң зур киңлеге — 150 м. Мәйданы — 41,84 гектар. Ярлары сазланган. Агачсыман һәм куаксыман таллардан торган әрәмәлекләр белән капланган. Су тирәлегендә һәм колония булып яшәүче кошларның оя кору урыны. Гади акчарлак, кара акчарлак һәм ак канатлы акчарлаклар яши. ТРның Кызыл китабына кертелгәннәре: су тавыгы, зур саз шөлдие, кызылаяк, үлән шөлдие, болын карчыгасы, зур күлбога, кызыл корсаклы су үгезе.
«Зөя һәм Гөбенә елгалары тугайлары» — Гөбенә елгасы тамагыннан көньяктарак Зөя елгасының түбәнге агымында тугайлы урман-болынлы һәм сазлыклы биотоплар. Мәйданы — 133,49 гектар. Агачсыман һәм куаксыман таллы әрәмәлекләр, сазланган болыннар, зур булмаган сазлыклар һәм озынлыгы 1700 метр һәм киңлеге 100 метр булган иске елга юлы күле, нарат утыртмалары. Үсемлек һәм хайваннарның сирәк һәм юкка чыгучы төрләре өчен резерват булып тора. ТРның Кызыл китабына кертелгән төрләре арасында кызылаяк, үлән шөлдие, ысылдык аккош, кызыл корсаклы су үгезе билгеле.