Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

1 ноябрьдә Салтыйган авылында гомер итүче кадерле әтиебез Габдулла Газиз улы Кадыйровның гомер бәйрәме – 65 яшьлек юбилее!

01 ноября 2019, 08:59

726

0

0

1 ноябрьдә Салтыйган авылында гомер итүче кадерле әтиебез Габдулла Газиз улы Кадыйровның гомер бәйрәме – 65 яшьлек юбилее!

Ул — безнең өчен бик кадерле, олы зат, барыбыз өчен дә киләчәккә өмет, таяныч булучы үрнәк.
Ул — әниебез белән безне үстергән, аякка бас­тырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше.
Ул — бар туганнарны, балаларны, оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы.
Газиз кешебез, кадерле әтиебез! Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның шәфкатьлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер ит.  Безне сөендереп, озын-озак яшә. Тормышта барыбызның таянычы, терәге, ышанычы булганың өчен мең рәхмәт, сиңа!

Иң изге теләкләр белән:  әниебез һәм балаларың

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев