Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Кошман авылында яшәүче тормыш иптәшем, кадерле әниебез Миләүшә Наил кызы Насретдиновага 25 майда 55 яшь тула

26 мая 2016, 05:00

1277

0

0

Кошман авылында яшәүче тормыш иптәшем, кадерле әниебез Миләүшә Наил кызы Насретдиновага 25 майда 55 яшь тула

Газиз кешебез! Сине шушы олуг юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа алдагы гомер елларыңда тормышыңны иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә шатлык белән үткәрер­гә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның мәрхәмәтен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, тигезлектә, хәерле тыныч картлыкта гомер итәргә насыйп итсен.
Яшик әле озак бергә-бергә
Суытмыйча йөрәк җылысын.
Бәхет дигән гүзәл төшенчәнең
Без телибез сиңа олысын.
Изге теләк, назлы сүздән башка
Табып булмый затлы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Балаларың Илнар-Сиринә, Резеда-Радик, оныкларың Рамина, Раян, Мәдинә, туганнарың, кода-кодагыйларың исеменнән тормыш иптәшең Илдар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев