Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Олы Кайбыч авылында яшәүче кадерле әтиебез, дәү әтиебез Илһам Вилдан улы һәм әниебез, дәү әниебез Дания Әбзәл кызы Хөснетдиновларның 11 июньдә бергә яшәүләренә 45 ел тула, алар сапфир туй көннәрен билгеләп үтәләр.

10 июня 2016, 12:50

1337

0

0

Олы Кайбыч авылында яшәүче кадерле әтиебез, дәү әтиебез Илһам Вилдан улы һәм әниебез, дәү әниебез Дания Әбзәл кызы Хөснетдиновларның 11 июньдә бергә яшәүләренә 45 ел тула, алар сапфир туй көннәрен билгеләп үтәләр.

Менә инде 45 ел сез бер җан, бер тән булып, шатлык-куанычларны бүлешеп, борчу-югалтуларны уртаклашып, тату гомер кичерәсез. Сез бар яктан да яшәү өлгесе, яшәү үрнәге булып торасыз. Сез булганда без - канатлы кош, сандугачлы тирәк. Сандугач оясыдай җылы йортыбызда парлап каршы аласыз, хәер-фатиха биреп озатып каласыз. Сезнең күңел җылыгыз, ачык йөзегез безгә яшәргә көч, авырлыклар алдында киртә булып тора. Киләчәктә дә сау- сәламәт булырга, бергә-бергә яшәргә язсын. Озын, бәхетле гомер кичерегез.
Сез булганда без бәхетле,
Нигезебез нурлы, сөйкемле.
Адашканда hәрчак юл күрсәтеп,
Яктыртучы йолдыз шикелле.
Авырлыклар туса бу тормышта
Киңәш сорап сезгә киләбез.
Сездән күргән изгелекләр өчен
Рәхмәт әйтеп башны иябез.

Иң изге теләкләр белән сезне яратып: улыгыз Илдан, кызыгыз Гөлнара, киленегез Венера, оныкларыгыз Илдар, Эмиль һәм Тимур.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев