Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Безнең иң кадерле, газиз кешебез – Морза Бәрлебашы авылында яшәүче әниебез Әлфинур Сәләхетдин кызы Гыйбадуллина 18 июньдә 70 яшьлек күркәм юбилеен билгели

19 июня 2016, 07:09

1713

0

0

Безнең иң кадерле, газиз кешебез – Морза Бәрлебашы авылында яшәүче әниебез Әлфинур Сәләхетдин кызы Гыйбадуллина 18 июньдә 70 яшьлек күркәм юбилеен билгели

Дөньядагы иң кадерле кешебез! Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Авырлыкларны зур сабырлык белән җиңәргә, тормышта сынмас-ка-сыгылмаска, кешеләрне hәм тормышны яратырга син өйрәттең безне, әниебез. Син - йортыбызның алыштыргысыз яме hәм нуры. Киләчәктә дә мәңге сүнмәс кояшыбыз булып кал!
Рәхмәт сиңа, шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә,
Юаныч hәм шатлык биргән сүзләреңә.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Иң изге теләкләр белән: улларың, киленнәрең, оныкларың, туганнарың, кода-кодагыйларың исеменнән киленең Гөлчәчәк.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев