Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Олы Кайбыч авылында яшәүче әниебез Вәсилә Равил кызы Галиеванын 4 июльдә юбилее.

04 июля 2016, 06:45

1332

0

0

Олы Кайбыч авылында яшәүче әниебез Вәсилә Равил кызы Галиеванын 4 июльдә юбилее.

Кадерле әниебез, сине туган көнең - 50 яшьлек юбилеең белән ихлас йөрәктән тәбрик итәбез! Син - матур гаиләбезнең, тыныч, мул тормышыбызның олы терәге һәм таянычы! Без синең белән горурланабыз! Кадерле кешебез, Аллаһы тәгалә синең ару-талу белмәс аяк-кулларыңа ныклы сәламәтлек, изге, ачык, туган җанлы йөрәгенә күңел тынычлыгы, иман байлыгы насыйп итсен! Килер көннәрең көтелмәгән шатлык-куанычлардан гына торсын, башлаган һәр эшләрең гел уңайга барсын! Әтиебез Илшат белән пар канатлар булып, тигезлектә, без - балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп, рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәвеңне теләп калабыз!!! Һәрчак шулай көчле рухлы, ярдәмчел, ачык күңелле, безнең өчен үрнәк булып кал! Рәхмәт сиңа барысы өчен дә!
Әниебез - безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Теләкләрнең телик изгеләрен,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.
Гомереңнең бу мизгеле -
Туктап бер җырлап алу,
Үткәннәргә шөкер итеп,
Киләчәккә юл салу!

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Илшат, балаларың Ирек-Чулпан, Ландыш, кода-кодагыең, дәү әти, дәү әниләребез, якын туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X