Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Әтиебез Мәсхүт Абделхак улы Таҗетдинов табигатьнең иң юмарт, бай чорында дөньяга килгән – 3 августта без аның 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итәбез.

03 августа 2016, 06:28

1334

0

0

Әтиебез Мәсхүт Абделхак  улы Таҗетдинов табигатьнең иң юмарт, бай чорында дөньяга килгән – 3 августта без аның  60 яшьлек юбилеен бәйрәм итәбез.

Әтиебез чын мәгънәсендә Җир улы: туган ягын аның кебек ярата белүчеләр сирәктер. Бәхет эзләп киткән Магнитогорск якларыннан да Иске Чәчкабка аны шул җирсү хисе тартып кайтаргандыр. Авылыбызда гына түгел, тирә-як хуҗалыкларда да аның маңгай тире таммаган басулар юктыр. 45 еллык хезмәт стажлы Татарстаннның атказанган механизаторы ул.
Ә безнең өчен гаиләбезне җил-яңгыр­дан саклаучы терәгебез, таянычыбыз. Әтиебезгә бәрәкәтле озын гомер, нык­лы сәламәтлек, әниебез Тәскирә белән бер- берсенә терәк һәм кирәк булып яшәүләрен телибез.
Син булганга, Әти, без бәхетле,
Нигезебез нурлы, сөйкемле.
Адашканда һәрчак юл күрсәтеп,
Яктыртучы йолдыз шикелле.
Авырлыклар туса бу тормышта,
Киңәш сорап сиңа киләбез.
Синнән күргән игелекләр өчен
Рәхмәт әйтеп, башны иябез.
Сине яратып, кызларың: Диләрә, Альмира.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев