Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Кадерле хезмәттәшебез – район җәмәгать суды белгече Алсу Фәрит кызы Фәсхетдиновага 9 августта 50 яшь тула.

08 августа 2016, 10:48

1257

0

0

Кадерле хезмәттәшебез – район җәмәгать суды белгече Алсу Фәрит кызы Фәсхетдиновага 9 августта 50 яшь тула.

Хөрмәтле Алсу Фәритовна! Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр сезнең күңелне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшегездә зурдан-зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын сезгә. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак, эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакыт шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сезгә!
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сезгә мул гына.
Без телибез сезгә ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Бәйрәмегезнең матур хатирәсе
Күңелегездә калсын уелып.
Тәбриклибез сезне чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.
Иң изге теләкләр белән:
район җәмәгать суды коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев