Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Иске Чәчкаб авылында яшәүче кадерле кешебез Галимулла Хәялетдин улы Хуҗинның 8 августта 70 яшьлек юбилее.

08 августа 2016, 10:50

1265

0

0

Иске Чәчкаб авылында яшәүче кадерле кешебез Галимулла Хәялетдин  улы Хуҗинның  8 августта 70 яшьлек юбилее.

Әти! Сине җир йөзендәге иң изге теләкләр белән чын күңелдән котлыйбыз! Син кайгыртучан да, кешелекле дә, мәрхәмәтле дә. Безне һәрвакыт якты йөзең, наз-яратуың белән сөендергәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Зур байлык - сәламәтлек сине бер дә ташламасын, җан тынычлыгы, бәхет-шатлыкларга күмелеп, озын-озак яшәвеңне телибез. Әниебез белән бергә тормышта пар канатлы булып, киләчәктә дә балаларыңның, онык­ларыңның игелеген күреп, аларның җылы сүзләрен ишетеп, ягымлы карашларын тоеп яшәргә насыйп булсын.
Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Борчуларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Безне куандырып озак яшә,
Лаек син кадер-хөрмәткә.
Без теләкләр теләгәндә сиңа
"Амин", диеп торсын фәрештә.
Иң изге теләкләр белән:
тормыш иптәшең Фидания, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың,
кода-кодагыйларың, туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев