Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

12 мартта Чүти авылында гомер итүче кызыбыз, апабыз, сеңлебез Рамилә Рифкать кызы Щукинаның туган көне – күркәм юбилее

12 марта 2019, 08:58

1068

0

0

12 мартта Чүти авылында гомер итүче кызыбыз, апабыз, сеңлебез Рамилә Рифкать кызы Щукинаның туган көне – күркәм юбилее

Кадерлебез, матур юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Син, балаларың өчен генә түгел, без туганнарың өчен дә яшәү үрнәге. Мәгънәле тормыш юлын сынауларда сынатмыйча, сабыр, түземле булып, төпле, акыллы киңәшләрең белән безгә, туганнарыңа, ярдәм итәсең, ышанычлы таянычыбыз син. Без шатлыкларыбыз белән уртаклашырга да, борчу- мәшәкатьләребезне бүлешергә дә сиңа киләбез, чөнки дөрес киңәш бирәсеңне беләбез. 
Алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын сау-сәламәт булып, балаларыңның, оныкларыңның, әниең һәм туганнарыңның игътибарын һәм ихтирамын тоеп, куандырып, тигезлектә тыныч озын-озак гомер кичерүеңне телибез. Киләчәктә дә олы таянычыбыз, терәгебез булып кал. Бар хыялларың тормышка ашсын! 
Изге теләк, җылы сүздән башка 
Таба алмыйбыз олы бүләкне. 
Безнең өчен бик тә кадерле син, 
Бик тә якын, бик тә кирәкле. 

Иң изге теләкләр белән: әниең, абыең, апаң һәм сеңлең.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X