Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

13 мартта Салтыйган авылында яшәүче кадерле кешебез, әниемнең сеңлесе Мәдинә Гыйләҗетдин кызы Булатовага 85 яшь тула

13 марта 2021, 09:18

1218

0

0

13 мартта Салтыйган авылында яшәүче кадерле кешебез, әниемнең сеңлесе Мәдинә Гыйләҗетдин кызы Булатовага 85 яшь тула

Апам бик мөлаем, һәрвакыт ачык, якты йөзле. Гомәр җизни белән бик тату яшәп, алты бала – өч кыз һәм өч малай үстерделәр. Балалары да үзләре кебек кебек бик уңган һәм булганнар. Кызганычка каршы җизни белән улы Илдар бакыйлыкка күчте, урыннары җәннәттә булсын. Апам гомер буе терлекчелектә, үз эшен бик яратып эшләде. Ул хәзер кадерле әни һәм дәү әни.
Аллаһы Тәгалә аңа сәламәтлек, иман байлыгы, шатлык, куанычлар насыйп итсен, балалар кайгысын күрергә язмасын. Без аны бик яратабыз, хөрмәт итәбез.
Сәламәтлек сине ташламасын,
Гаиләңдә булсын бөтенлек.
Без телибез сиңа чын күңелдән
Озын гомер, бәхет, иминлек.

Иң изге теләкләр белән:
Яр Чаллы шәһәреннән Сәйрә апаңның кызы Роза гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X