Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

15 февральдә Чүти авылында яшәүче кадерле әниебез Фәридә Зәрибҗан кызы Фәрахованың гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее!

15 февраля 2020, 07:35

765

0

0

15 февральдә Чүти авылында яшәүче кадерле әниебез Фәридә Зәрибҗан кызы Фәрахованың гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее!

Кадерле әниебез! Бу дөньяда син безнең иң кадерле кешебез. Сине күркәм бәйрәмең белән чын күңелебездән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Әниебез! Без синең белән горурланабыз, төп нигезебезнең гаилә учагын йөрәк җылың белән яктыртып торуыңа шатланабыз. Сәламәт булып, әтиебез белән тигезлектә озак еллар яшәргә язсын сезгә! Балалар, дип өзелеп торуың, акыллы киңәшләрең өчен рәхмәт сиңа! Без һәрчак синең кайгыртуыңны тоеп яшибез. Тагын күп тапкырлар күркәм юбилейларыңны әтиебез белән пар канатлы булып, балаларың, оныкларың, якыннарың янәшәсендә бәйрәм итәргә язсын. Бүгенгедәй тормыш гамен, яшәү тәмен, күңел көрлегеңне җуймыйча яшә! 
Җылы тәрбияңне тоеп үстек, 
Иңнәреңне куеп атлыйсың. 
Сыендырып канат асларыңа, 
Җил-давылдан безне саклыйсың. 
Мәрхәмәтлек, изгелекне сиңа 
Ходай бүләк иткән туганда. 
Күңел назларыбыз сиңа булсын. 
Бик бәхетле без син булганга! 
Горурланып сокланабыз, әни, 
Син үрнәк тә безгә, терәк тә. 
Әтиебез һәм син – тамыр җәйгән 
Ике чәчәк безнең йөрәктә! 

Иң изге теләкләр белән, сине яратып: балаларың Фирдүс-Виктория,  Фәнис-Ләйсән, Чулпан-Ленар, онык­ларың Валерия,

Камилә, Нияз, Данияр, Лилия, Лениза. Теләкләребезгә әтиебез Фарат та кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев