Кайбицкие зори
  • Рус Тат
  • Олы Кайбыч авылында гомер итүче безнең өчен иң кадерле, иң газиз кешебез әние­без Рузилә Зөфәр кызы Садыйкова 10 гыйнварда 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итә!

    --, 10 января 2018 - 05:43
    2128
    0
    1
    Таянычыбыз, киңәшчебез безнең, бәйрәмең белән ихлас күңелебездән кайнар котлыйбыз! Көннәрең шатлык белән узсын, гомер юлларың озын булсын, исәнлектә-саулыкта, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, безне сөендереп, оныкларыңның игелеген күреп, әтиебез белән тигезлектә рәхәт тормышта гомер итүеңне телибез. Рәхмәт сезгә, безне кеше итеп, аякка бастырып, олы юлга чыгардыгыз! Авырлыклар килгән чаклар да күп булгандыр, сынмаган-сыгылмагансыз! Тормыш юлын парлап, үрнәк гаилә булып, ким-хур итмичә гаилә учагын саклагансыз. Авыр сүзләр әйтелеп, яки үзебез дә белмичә рәнҗеткән булсак, гафу итегез. Гомерегезнең ахырынача сезнең белән янәшә атлап, рәхмәтебезне белдереп, иң төп ярдәмчеләрегез булып янәшә атларбыз!
    Гомерең, матур узсын, әнкәй бәгърем,
    Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен.
    Йөзең һаман аяз, көләч булсын,
    Күзләреңнең нуры сүнмәсен.
    Иң изге теләкләр белән балаларың: Рушан-Тәнзилә, Лилия-Илсур, оныкларың Аделия, Раилә, Ильфир, Әмирхан, Тимерхан. Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: