Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Олы Кайбыч авылында яшәүче безнең өчен иң кадерле, иң якын кешебез – тормыш иптәшем, әниебез Светлана Александр кызы Әүхәтшинаның 12 гыйнварда гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее.

12 января 2018, 06:10

1177

0

0

Олы Кайбыч авылында яшәүче безнең өчен иң кадерле, иң якын кешебез – тормыш иптәшем, әниебез Светлана Александр кызы Әүхәтшинаның 12 гыйнварда гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сине кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез. Кышкы тәрәзәдәге бизәкләрдәй, күңелең матур, даладай киң синең. Эшкә нык, максатыңа ирешүчән булганга күрә без сиңа сокланыбыз. Киләчәктә сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, тигезлектә, бер-беребезгә терәк һәм кирәк булып, бүгенгесенә шөкер итеп, иртәгесенә өмет белән, кайгы-хәсрәтләр күрмичә, якыннарыңның кадер-хөрмәтендә, балаларыбызның игелеген күреп, оныкларыбызның шатлыгына сөенеп, тыныч күңел белән яшәргә язсын.Чиксез рәхмәтебез яусын сиңа!
Сайлаган юлларың туры, гадел,
Безне сокландырып яшисең.
Максатларың изге, үрнәк безгә,
Саф йөрәкле алтын кеше син.
Җир йөзендә синдәй кешеләр аз,
Шуңа сине күңел ярата.
Әйтсәң, бары матур сүзләр генә
Әйтеп була сиңа карата.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буе сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
Ихлас теләкләр белән: тормыш иптәшең Васил, балаларың Динар, Вәсилә, Дамир, Лилия, Ландыш, киленең Ләйсән, киявең Илдар, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев