Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Кече Кайбыч авылында яшәүче кадерле кешебез Тәслимә Фәиз кызы Әбделхәерованы 50 яшьлек күркәм юбилее белән котлыйбыз

16 января 2018, 13:00

1271

0

0

Кече Кайбыч авылында яшәүче кадерле кешебез Тәслимә Фәиз кызы Әбделхәерованы 50 яшьлек күркәм юбилее белән котлыйбыз

Киң күңелле, сабыр холыклы, ачык йөзле, тәмле сүзле булуың, тырышлыгың белән күпләрнең ихтирамын яулап, хезмәт юлын һәркем сокланырлык итеп үтеп киләсең син үзеңнең бу бәйрәмеңә. Тормыш авырлыкларын җиңә барып, гаиләңне, туганнарыңны кайгыртып яшисең, кешеләргә изгелек эшләүне максат итеп куеп, башкарган хезмәтеңнән тәм һәм ямь табып яшәүче зур хөрмәткә лаек кешебез син безнең. Без синең белән горурланып, синең уңышларыңа сөенеп яшибез.Тормыш иптәшең белән озак еллар парлап канат кагуыгызны, балаларыгызның рәхәтен күрүегезне, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Йортыгыз һәрчак нурлы булсын, куанычлар белән тулсын.
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Кылган изгелекләрең үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек - үзе бәхет диләр,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Роман, балаларың Ранис, Данис, Данияр, әниебез Фәридә, энең Фәгыйль һәм сеңлең Алсинә гаиләсе. Безнең теләкләребезгә әтиебезнең апасы Тәскирә дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев