Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Бәрлебашы төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нурия Ринат кызы Гайнуллинага 17 гыйнварда 55 яшь тула

17 января 2018, 05:10

1124

0

0

Бәрлебашы төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нурия Ринат кызы Гайнуллинага 17 гыйнварда 55 яшь тула

Сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы хезмәттәшебез Нурия Ринатовнаны юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгыз һәм оныкларыгыз ның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарыгыз нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез! Шушы бәйрәмегездә теләкләрнең иң изгесен юллыйбыз. Җаныгыздагы йолдызлар балкышын сүндермичә, яшәү шатлыгын киметмичә яшәвегезне телибез. Сез, гүзәл зат буларак, эчкерсезлегегез, ихласлыгыгыз, олы киңәшләрегез, ягымлыгыгыз белән укучылар һәм хезмәттәшләрегез күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә, тигез тормышта яшәргә язсын сезгә!
Теләк-омтылышлар чынга ашсын
Бала-онык бәхете күрегез.
Бүгенгедәй ихлас шат елмаю белән
Балкып торсын һәрчак йөзегез.
Иң изге теләкләр белән: Бәрлебашы төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев