Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

16 февральдә кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез АЛЕКСЕЙ ВАЛЕ-РЬЯНОВИЧ РУСОВНЫҢ туган көне – күркәм юбилее

15 февраля 2019, 13:41

1162

0

0

16 февральдә кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез АЛЕКСЕЙ ВАЛЕ-РЬЯНОВИЧ РУСОВНЫҢ туган көне – күркәм юбилее

Кадерлебез, матур юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син киң күңелле, олы йөрәкле кеше, гаиләдә кайгыртучан ир, ныклы терәк, өч улыңа горурланырлык әти! Һәрвакытта да шулай сабыр, кешелекле, көчле рухлы булып калуыңны телибез. Сиңа бәхетнең ин зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф беркайчан да читләтеп үтмәсен! Киләчәктә эшеңдә уңыш¬лар, тормышыңда иминлек, корычтай нык сәламәтлек, балаларыңның, якыннарыңның кадер-хөрмәтенә төренеп, тигезлектә озын-озак бәхетле гомер кичерүеңне телибез.
Ходай биргән олы бүләк бит ул
Тигезлектә гомер итүләр.
Язмыш салган урау юллардан
Иңне-иңгә куеп үтүләр.
Күпме булса җирдә изге теләк —
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар!

Сине яратып һәм хөрмәт итеп, тормыш иптәшең Марина, балаларың Никита, Артём, Максим. Теләкләребезгә әниебез һәм сеңлең дә кушыла.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X