Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Кече Кайбыч авылында яшәүче Алмаз Ибраһим улы Низаметдиновка 28 гыйнвар көнне 50 яшь тула

28 января 2018, 06:34

1072

0

0

Кече Кайбыч авылында яшәүче Алмаз Ибраһим улы Низаметдиновка 28 гыйнвар көнне 50 яшь тула

Кадерлебез! Матур юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син киң күңелле, олы йөрәкле кеше, гаиләдә хәстәрлекле, горурланырлык әти һәм ир. Һәрвакытта да шулай изге күңелле булып кал. Сиңа бәхетнең ин зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Киләчәктә дә эшеңдә уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерүеңне телибез.
Күпме булса җирдә изге теләк
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар!

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, улың Айнур, кызың Айгөл һәм киявең Илназ.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев