Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Пар сукмактан — алтын туйга

31 января 2018, 05:09

4623

0

2

Пар сукмактан — алтын туйга

Тату гаиләнең нигезе - ихласлык, мәхәббәт, ышаныч һәм тугрылыкта. Бер-береңне аңлап яшәгән чакта гына алтын туйга җитәргә мөмкиндер ул. Әйе, канатлар парлы булганда гына яшәү үз матурлыгы белән ачыла. Җиһанны аклыкка, сафлыкка төргән кыш аеның 31 гыйнвар көнендә әтиебез Хади, әниебез Вәсиха Сөнгатуллиннарның гаилә корып, бер сукмактан атлый башлау­ларына 50 ел була. Мәхәббәттән, сабырлык, ихтирам белән чорналган бәхет йомгагы әти-әние­безне алтын туйга кадәр алып килде. Гомер буе яшьлектә кабызган гаилә учагын сүндерми-сүрелдерми саклый белгәннәр: сөлектәй ике ул, сылу кыз үстергәннәр.Хәзер инде дүрт оныкларын тәрбияләргә ярдәм итәләр. Тормыш итү - диңгез кичүгә тиң, ә киң дәрьяда җил-давыллар булмый калмый инде ул. Әмма шул давылларда аумас өчен гаиләбездә җилкән булырдай әтиебез, аның янәшәсендә төпле акыл һәм илаһи сабырлык белән эш йөрткән олы йөрәкле әниебез булу үзе олы бер бәхет. Әти-әниебез өчен инде күптән диңгез җилләре-давыллары артта калды. Аларның иңгә-иң куеп үтелгән юллары, без - балалары, кияү-киленнәре, оныклары өчен бүген матур үрнәк. Бер-беренә төбәлгән карашларда ярату, тугрылыкка рәхмәт хисләре беркайчан да сүрелмәсен иде дигән теләктә калабыз.
Кадерлеләребез! Сез безгә бар яктан да яшәү өлгесе, яшәү үрнәге булып торасыз. Менә инде ярты гасыр дәвамында бер җан, бер тән булып, шатлык-куанычларны бүлешеп, борчу-көенечләрне уртаклашып тату гомер кичерәсез. Алдагы көннәрегездә дә тазалыкта, саулыкта, пар канатлар булып яшәвегезне Аллаһ насыйп итсә иде.
Кулга-кул тотынып ярты гасыр
Сандугачтай гомер итәсез.
Бер-берегезгә һәрчак терәк булып
Тормыш йомгакларын сүтәсез.
Һәркем сезгә карап сокланадыр
Ихтирамлы сезгә карата.
Йөрәгегездә булган сөю хисе
Кояш төсле нурлар тарата.
Иң зур бәхет бит ул, чәчкә чал төшсә дә,
Парлап атлау гомер үренә.
Сезнең үрнәк булган тормыш җыры
Гөлләр булып җанга үрелә.
Сезне яратып: балаларыгыз Илсур-Гөлназ, Ильяс-Гүзәлия, Фәрит-Илсия, оныкларыгыз Азалия, Адилә, Зилә, Регина.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев