Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Мөрәле авылында гомер итүче кадерле әниебез Азалия Ибраһим кызы Гыйбадуллинаның юбилее

31 января 2018, 05:16

1213

0

0

Мөрәле авылында гомер итүче кадерле әниебез Азалия Ибраһим кызы Гыйбадуллинаның юбилее

Кадерлебез! Сине шушы бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сиңа юллыйбыз.
Бәхетле кешегә олуг
Юбилейлар насыйп була.
Матур булып олыгаеп,
Җитмеш, сиксән, туксан тула.
Быел безнең әнинең дә
Юбилее - 70 яше.
Әниебез безнең өчен
Иң кадерле, изге кеше.
Тәрбияле, тыйнак, уңган,
Булганына шөкер итә.
Күпне өмет итми генә,
Сабыр гына тормыш көтә.
Балачактан әниебез
Күпне күргән, күпне кичергән.
Әти белән тормыш корып,
Биш бала сөеп үстергән.
Кайнанасын хөрмәт итеп,
Килен вазыйфасын үткән.
Әбиебез белән бергә,
42 ел гомер иткән.
Куркытмаган әниебезне
Авылдагы авыр хезмәт.
Күрше-тирә, туганнар
Күрсәтәләр аңа хөрмәт.
Хәзер инде әниебезнең
Оныклары җиткән буйга -
Унбер оныгы, бер оныкчыгы туган.
Тиздән алар җитәр туйга.
Оныкчыклар туенда да
Булсын, әниебез, урының түрдә.
Син булганда авыл да бар,
Туган йортыбыз да исән.
Ялгышмабыз, син ул - әни
Безнең терәгебез дисәк.
Ә без сиңа озак еллар
"Әни" диеп сөеп дәшсәк.
Балаларың, кияү-киленең, оныкларың
Белән бергә гөрләп яшик.
Маңгаенда сырлар - үткән еллар,
Борчуларның эзе - ак чәчең,
Барлык балаң, әни, рәхмәт әйтә,
Котлы булсын 70 яшең!
Иң изге теләкләр белән: барлык балаларың, килен-кияүләрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев