Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Безнең өчен яшәү өлгесе, тормыш маягы булган иң газиз кешебез, сөекле әниебез – Мөрәле авылында яшәүче Әлфия Нургали кызы Фәтхуллинаның 6 февральдә туган көне, матур юбилее – аңа 85 яшь тула

06 февраля 2018, 05:22

1486

0

0

Безнең өчен яшәү өлгесе, тормыш маягы булган иң газиз кешебез, сөекле әниебез – Мөрәле авылында яшәүче Әлфия Нургали кызы Фәтхуллинаның 6 февральдә туган көне, матур юбилее – аңа 85 яшь тула

Кадерле әниебез! Гаҗәеп сабыр, киң күңелле, кешеләргә мәрхәмәтле, бик тә ярдәмчел булуың белән безнең барыбыз өчен дә матур үрнәк син. Бүген дә безнең өчен кайгырып, уңышларыбызга сөенеп яшисең. Тормышның кадерен белергә, туганлыкны изге күреп сакларга, матур, үрнәк булырлык итеп яшәргә өйрәтеп үстергәнең, биргән киңәшләрең, һәрчак безгә ярдәмгә ашкынып торуың өчен бик зур рәхмәт сиңа, әниебез! Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетләрең мул булсын. Безнең игелекләребезне күреп, сөенеп-шатланып кына яшә. Без сине бик яратабыз!
Дистәләрне кушып дистәләргә
Син үтәсең гомер йомгагын.
Һәркем өчен маяк булыр иде,
Әни, синең үткән юлларың.
Рәхмәт сиңа, гомер буе безне
Сакладың син хата-ялгыштан.
Синең өчен ныклы саулык, бәхет
Сорыйбыз без бүген язмыштан.
Иң изге теләкләр белән: кызың Зөлфия, киявең Рафаэть, оныкларың Регина-Максим, Радик-Вероника, Ильвина, оныкчыкларың Танвира, Ювелина, Леонид, Александр һәм барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев