Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Кошман авылында гомер итүче тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез Илгиз Мансур улы Яруллинның 7 февральдә 55 яшьлек юбилее

07 февраля 2018, 05:50

1387

0

0

Кошман авылында гомер итүче тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез Илгиз Мансур улы Яруллинның 7 февральдә 55 яшьлек юбилее

Кадерлебез! Гомер бәйрәмең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз. Сиңа кояштай озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән тигез гомер итәргә, балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде. Безгә кирәк булып, өебезгә терәк булып яшә.
Котлы булсын туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына,
Табып була олы бәхетне.
Кояшныкы кебек булсын гомерең,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзең
Кайгы чаткылары күрмәсен.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Фирдинә, балаларың Илфир-Рамилә, Сиринә-Фаил, оныгың Ильмир.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев