Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Апас районы Коштавылында туып, хәзерге вакытта Кайбыч районының Колаңгы станциясендә гомер итүче туганыбыз Рәмзия Гариф кызы Хәйруллинага 10 февральдә 60 яшь тула

07 февраля 2018, 05:59

1347

0

0

Апас районы Коштавылында туып, хәзерге вакытта Кайбыч районының Колаңгы станциясендә гомер итүче туганыбыз Рәмзия Гариф кызы Хәйруллинага 10 февральдә 60 яшь тула

Кадерле якын кешебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа кояштай озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы насыйп булсын, һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып кал. Борындыкта тормыш иптәше Равил Галиулла улы Хәйруллин белән гаилә коруларына да 40 ел булды. Сез икегез дә намуслы хезмәт юлы үтеп, күпсанлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булдыгыз. Кызыгыз Рамилә, киявегез Фәниснең, аларның балалары Ралинә белән Зәринә, улыгыз Радик, киленегез Юлиянең, аларның балалары Адель, Радмир, Рамазанның игелеген күреп яшәргә язсын.
Туганыбыз Рәмзия, чәчәк апа, сине тагын бер кат юбилеең белән котлыйбыз. Ходай биргән гомереңдә сау-сәләмәт булып, иман байлыгы белән, кайгы-хәсрәт күрмичә яшәргә язсын.
Күпме булса җирдә изге теләк -
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын -
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар!

Иң изге теләкләр белән: туганнарың - Буадан Җәвид, Рәзинә, Казаннан Наил, Зөбәрҗәт, Каратуннан Ринат, Рузия. Бу котлауга бик күп туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X