Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Иске Тәрбит авылында яшәүче кадерле әниебез Регина Илья кызы Демьянованың бу көннәрдә 50 яшьлек юбилее

16 февраля 2018, 05:54

1111

0

0

Иске Тәрбит авылында яшәүче кадерле әниебез Регина Илья кызы Демьянованың бу көннәрдә 50 яшьлек юбилее

Язмамны, балаларча ихласлык белән, минем әнием иң матуры, иң әйбәте дип башласам, меңнәрчә җаннар, офыкларга тәгәрәгән кайтаваз кебек, «минеке дә» дип кабатлар. Һәркемнең әнисе берәү генә, һәркемнеке иң чибәре, иң ягымлысы. Шулай булырга тиеш тә. Әни бит ул! Безнен әниебез дә иң -иңе.
Әниебез гомере буе сәүдә өлкәсендә эшли. Элек юлы да булмаган Камыллы авылында, аннары Соравыл авылында эшләде. Бүгенге көндә хезмәт юлын туган авылыбыз кибетендә дәвам итә. Кайда гына эшләсә дә, авыл халкы бик яратты әниебезне. Яратмаслык та түгел шул, хезмәтен җиренә җиткереп башкара. Үзе гади, ихлас, кешедән көнләшмәс, алдынгылар сафында атлый. Моны күпсанлы Мактау кәгазьләре дә раслый.
Иске Тәрбит авылында яшәүче кадерле әниебез Регина Илья кызы Демьянованың бу көннәрдә 50 яшьлек юбилее. Безгә, өч баласына, әтиебез белән тиешле тәрбия бирделәр. Кечкенә чакта бу хакта уйлап та карамыйсың, хәзер үзем ике бала анасы булгач, бу турыда еш уйланам. Сез безгә бик дөрес тәрбия биргәнсез. Барысына да ничекләр генә өлгерде икән әнием?! Һава торышының нинди булуына да карамастан, һәркөнне эшкә җәяүләп, өч чакрым ара узган ул. Өйдә абзар тулы терлек. Без беркайчан да аның зарланганын, «арыдым» дигән сүзен ишетмәдек. Мәктәп тормышы белән дә гел кызыксынып торды, бәйгеләрдә бергәләп катнаша идек. Кулыннан гөлләр тама аның, үзе белгән һөнәрләргә безне дә өйрәтте. Ачуланып сүз әйткән чагын да хәтерләмибез. Бөтен яктан да үрнәк ул безгә. Истә калырлык матур балачагыбыз, чынга ашкан хыялларыбыз өчен меңләгән рәхмәт әйтеп, сезнең алда баш иябез. Бүгенге көндә сеңлем белән икебез дә югары белемле белгеч. Энебез дә югары уку йорты студенты. Әти-әниебезнең җылы нигезенә ашкынып кайтабыз. Безне монда яраталар, көтеп алалар. Балаларыбызнын кадерле әби-бабайлары сез. Ә без әти-әниле бәхетле балалар. Туган көнең белән котлап, чын күңелдән сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Озын-озак еллар буе гаилә учагын саклап яшәргә насыйп итсен.
Якты кояш һәрчак юлдаш булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Авырлыклар сине урап үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Сине яратып, иң изге теләкләр белән: әтиебез, балаларың, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев