Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Кече Кайбыч авылында гомер итүче дөньядагы иң кадерле, иң газиз кешеләребез Гөлгенә Гали кызы һәм Мәгърүф Фәттах улы Фәттаховлар 18 февральдә алтын туйларын билгеләп үтәләр.

16 февраля 2018, 06:13

1119

0

0

Кече Кайбыч авылында гомер итүче дөньядагы иң кадерле, иң газиз кешеләребез Гөлгенә Гали кызы һәм Мәгърүф Фәттах улы Фәттаховлар 18 февральдә алтын туйларын билгеләп үтәләр.

Алтын йөрәкле әти-әниебез! Сезнең матур, күркәм бәйрәмегез безнең өчен дә куанычлы вакыйга. Сез никахка кергән көннән бирле 50 ел гомер үтеп киткән. Шушы көннән соң күпме юллар үттегез дә, күпме сулар кичтегез. Кояштай илаһи бер нур чәчеп торган әниебезне, уңган-тырыш, гадел әтиебезне күрергә күңел ашкынып, сагынып тора. Сезнең безгә кылган изгелекләрне бернинди бизмәннәр дә үлчи алмас. Үткән гомерегезнең һәр мизгелен иң кадерле ядкәр итеп саклыйсыз, безгә, балаларыгызга, оныкларыгызга, сөйлисез, тормыш авырлыкларын җиңәргә, җиңелмәскә, горур булырга өйрәтәсез. Киләчәктә дә, күңел җырыбыз, сүнмәс өметебез булып, янәшәбездә яшәсәгез иде әле, газизләребез.
Чәчегезгә бәсләр кунса да,
Сез бүген дә әле яшь безгә.
Бәхет-шатлыкларда, саулыкта
Яшәгез сез парлап, гел бергә.
Мәңге-мәңге шулай тәрәзәләрдә
Балкып торса иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде
Әти-әни, җылы йортыбыз.
Иң изге, саф, пакь теләкләр белән: балаларыгыз, кияү-киленнәрегез, оныкларыгыз, оныкчыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев