Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Кошман авылында яшәүче иң якын кешебез – кадерле әниебез, яраткан әбиебез Флюра Әбзәл кызы Мотыйгуллинаның 20 февральдә гомер бәйрәме – 70 яшьлек күркәм юбилее

20 февраля 2018, 05:57

1124

0

0

Кошман авылында яшәүче иң якын кешебез – кадерле әниебез, яраткан әбиебез Флюра Әбзәл кызы Мотыйгуллинаның 20 февральдә гомер бәйрәме – 70 яшьлек күркәм юбилее

Җиде дистә ел гомереңне ваклау дәверендә тормышның рәхәт мизгелләрен дә, михнәтен дә, аяктан егарлык зәһәр авыруларны да янәшә күтәрешеп, мәрхүм әтиебезнең соңгы сулышына кадәр тугры тормыш иптәше булдың син. Якыннарың, туганнарың өчен игътибарлы, сабыр холыклы, кешелекле, игелекле, олы йөрәкле, зирәк акыллы апа-сеңел дә син. Йортыбызга килгән кунак өчен искиткеч аш-су остасы, киң күңелле, ачык йөзле, мөлаем һәм дә юмарт хуҗабикә дә син. Ярдәм сорап ишек шакучының гозерен беркайфчан кире кага белмәүче күрше, авылдаш, я булмаса таныш апа да син. Күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга, хезмәт сөяргә өйрәтүче, балаларыңның, оныкларыңның һәр уңышына сөенеп, юлыбызда очраган киртәләр өчен ихлас борчылып, һәр адымыбызны, һәр сулышыбызны, уй-кичерешләребезне тынгы белмәс жаның, чиксез зур йөрәгең аша үткәрүче Әни һәм Әби дә - син ул. Шундый матур сыйфатларга ия булучы бу илаһи затның нәкь менә безнең Әниебез булуына без Ходайга чиксез рәхмәтлебез. Күңелебездә йөрткән ярату, хөрмәт, рәхмәт хисләребезне әйтеп, озын-озак гомерләр телибез.
Февраль бураннары салкынмыни,
Кояш кебек Әни булганда?!
Яшәве дә рәхәт бу жиһанда
Синдәй якын кешең булганга.
Әле тагын бик күп еллар
Нык типсен синен йөрәк.
Син безнең бердәнберебез,
Син һәрчак безгә кирәк.
Иң изге теләкләр белән: балаларың Марат-Резедә, Гөлия, оныкларың Марс һәм Булат.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев