Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Хуҗа Хәсән авылында яшәүче иң кадерле энебез АЛЕКСЕЙ ГЕОРГИЙ УЛЫ РОМАНОВНЫҢ 23 февральдә икеләтә бәйрәме, Ватанны саклаучылар көне һәм 50 яшьлек олы юбилее

22 февраля 2018, 05:46

1230

0

0

Хуҗа Хәсән авылында яшәүче иң кадерле энебез АЛЕКСЕЙ ГЕОРГИЙ УЛЫ РОМАНОВНЫҢ 23 февральдә икеләтә бәйрәме, Ватанны саклаучылар көне һәм 50 яшьлек олы юбилее

Кадерле энебез! Шундый зур һәм якты икеләтә бәйрәмең көнендә без сине ихлас күңелдән котлыйбыз. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, ягымлы, ярдәмчел туганыбыз. Ходай сиңа озын гомер язсын, куанычлы көннәр, бәхетле, шатлыклы, сөенечле мизгелләр биреп торсын. Син безнең өчен һәрчак киң күңелле, безнең таянычыбыз, киңәшчебез һәм иң якын энебез. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме алдагы гомер елларында, тормыш юлларын иминлектә, тигезлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, әниеңнең, туганнарыңның, күршеләреңнең шатлыгына күмелеп яшәргә язсын.
Күпме булса җирдә изге теләк -
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар!
Сине яратып җир йөзендә иң-иң изге теләкләр белән: әниең, туганнарың, күршеләрең, племянникларың, сеңелләрең Тамара һәм Зоя исеменнән олы апаң Мария.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев