Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Иске Чәчкаб авылында яшәүче иң якын кешебез Гайфетдин Гайнетдин улы Гомәровның 27 февральдә гомер бәйрәме – 70 яшьлек олуг юбилее

27 февраля 2018, 05:43

1289

0

0

Иске Чәчкаб авылында яшәүче иң якын кешебез Гайфетдин Гайнетдин улы Гомәровның 27 февральдә гомер бәйрәме – 70 яшьлек олуг юбилее

Әтиебез! Сине юбилеең белән котлап, Ходай биргән гомереңне исәнлектә-саулыкта, кайгы-хәсрәтсез, киләчәктә дә гаиләбезнең ныклы терәге булып, әниебез белән тигезлектә, балалар, оныклар игелеген күреп, безне сөендереп, тыныч матур картлык кичереп, озын-озак яшәвегезне телибез. Әти, син бит безнең йортыбызны җылытучы олы учак, ә әниебез нур сибүче кояш. Туган өебезнең бусагасыннан беркайчан да бәхетсезлек атлап кермәсен. Күңел кояшыгызны сүндермичә, безгә яшәү көче биреп, бу дөньяга якты нур өләшеп яшәгез, сәламәтлек, иман-байлыгы кимемәслек көч-куәт юлдаш булсын.
Тагын шулай бик-бик озак
Яшикче бергә-бергә.
Әти диеп, әни диеп
Әйтсәк иде гомергә.
Әтиебез, син барында
Барыбызга да рәхәт.
Барысы өчен, барысы өчен
Бездән сиңа зур рәхмәт.
Иң кирәге - сәламәтлек,
Саулыктан аермасын.
Парлы канатларыгызны
Ходаем каермасын.
Әни белән бергәләшеп
Бик бәхетле яшәгез.
Хөрмәт белән тулып торсын
Сезнең тормыш кәсәгез.
Сине хөрмәт итеп һәм яратып: кызларың, улларың, кияүләрең, кодагыең, оныкларың. Бу теләкләргә әниебез Әлфинур да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев