Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Ябалак авылында яшәүче, өебезне ямьле, тормышыбызны якты, матур һәм җылы итүче иң якын кешебез Мөслимә Фәрит кызы Гыйзәтуллинаның 4 мартта гомер бәйрәме

04 марта 2018, 03:45

3070

0

0

Ябалак авылында яшәүче, өебезне ямьле, тормышыбызны якты, матур һәм җылы итүче иң якын кешебез Мөслимә Фәрит кызы Гыйзәтуллинаның 4 мартта гомер бәйрәме

Кадерлебез! Сине 50 яшьлек юбилеең белән ихлас котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул. Уй-теләкләрең тиң, туар таңнар тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, якыннарыңның игелеген күреп яшәвеңне телибез. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Күп көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, изге күңелле, көләч йөзле булып кал.
Күңелең киң, җаның олы синең,
Күпме кеше сиңа соклана.
Безнең җанга шатлык өстәр өчен
Килгәнсең син якты дөньяга.
Без телибез сиңа һәрвакытта
Яшәү көче, бетмәс егәрлек.
Рухи ныклык, сәламәтлек бирсен Ходай
Гомер тауларына менәрлек.
Иң изге теләкләрне генә юллап: тормыш иптәшең Рөстәм, кызларың Адилә, Алия, киявең Сабир, әнкәебез Фирдәүсә, әниең Минҗиһан.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев