Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Ябалак авылы җирлеге башлыгы Мөслимә Фәрит кызы Гыйзәтуллинаның 50 яшьлек юбилее.

04 марта 2018, 03:48

1152

0

0

Ябалак авылы җирлеге башлыгы Мөслимә Фәрит кызы Гыйзәтуллинаның 50 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле җитәкчебез Мөслимә Фәритовна! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Җирле үзидарә органында эшләү дәверендә, сез үзегезне таләпчән, хезмәт сөючән итеп таныттыгыз, эшегезне зур җаваплылык тоеп, күңел җылысын салып башкарасыз. Авыл җирлегенә төрле гозерләре, проблемалары белән килүчеләрнең һәрберсен ачык йөз белән каршы аласыз, тыңлыйсыз, ярдәм кулы сузасыз. Төгәллек, үзегезгә һәм башкаларга карата акыллы таләпчәнлек - холкыгызның асыл сыйфатлары. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның игелекләрен күреп, тормыш иптәшегез белән бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.
Бу юбилей - әле тагын бер баскыч,
Биеклеккә барган юлларда.
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар
Юлдаш булсын бик күп елларга.
Ихтирам белән: Ябалак авыл җирлеге коллективы, мәдәният йорты, китапханә,
фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X