Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Тәлгать улы Нигмәтҗановны 50 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйбыз

05 марта 2018, 05:17

1276

0

0

Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Тәлгать улы Нигмәтҗановны 50 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйбыз

Хөрмәтле Фидаил Тәлгатович! Сез тормыш баскычларының бүгенге биеклегенә тырыш хезмәтегез, матур эшләрегез белән килеп җиттегез. Үз эшегезне һәрчак күңел җылысын салып, намус белән башкарасыз, ихлас булуыгыз белән халык арасында абруй казанасыз. Җирлек үсеше хакына башкарган эшләрегез мактауга лаек. Гаиләгездә дә сез үрнәк ир һәм әти. Янәшәгездә сезнең җиңүләр шатлыгын уртаклашырга һәрвакыт туганнарыгыз, якыннарыгыз булсын. Җаваплы һәм тынгысыз хезмәтегездә зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, тигез тормыш, гаилә бәхете телибез!
Туган җирдә сезнең хезмәт калсын
Мирас булып, килер яшьләргә.
Шушы яктан, шушы туфрактан сез,
Шул туфракта язсын яшәргә.
Иң изге теләкләр белән: Колаңгы авыл җирлеге коллективы, "Ирида" күпфункцияле үзәге, китапханә, ветеринария пункты, фельдшер-акушерлык пункты, Колаңгы төп мәктәбе, балалар бакчасы хезмәткәрләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев