Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

5 март көнне, кадерле әниебез Әминә Сәмигулла кызы Габидуллина үзенең юбилеен билгеләп үтә

05 марта 2018, 05:22

27913

0

0

5 март көнне, кадерле әниебез Әминә Сәмигулла кызы Габидуллина үзенең юбилеен билгеләп үтә

Кадерле каенанамны чын күңелдән матур юбилее белән котлыйм. Аның узган юлы озын да, шул ук вакыттта шатлык-кайгыларга да уралган. Мин, килене буларак, бүгенгәчә сокланам: гаиләсендә биш ир баланы тәрбияләргә, шул ук вакытта кайнанасына да ярарга ничек өлгергән? Бу ир малайларны укытып, хөрмәткә лаеклы шәхесләр итеп үстерер өчен көч һәм зирәклекне кайлардан алган? Мин каенанамның, көчле рухлы, һәрчак итагатьле, һәрнәрсәнең өлгесе була белүенә сокланам. Ул бик пөхтә, матур, ягымлы. Үзенең балаларына, оныкларына һәм оныкчыкларына наз бүләк итә. Әниебез Аллаһы Тагалә юлында, ул үзенең якыннары өчен һәрвакыт изге догада.
Кадерле әни! Олы рәхмәт сиңа Фирдүс өчен. Шундый җаваплы, нык терәк булырлык ир ул. Син чын мәгънәсендә үзеңнең улың белән горурлана аласың. Әниебез! Сәламәт бул, озак яшә. Без сине бик яратабыз, синең һәр теләгеңне һәм киңәшләреңне кабул итәргә әзер булып торабыз.
Сине хөрмәт итеп, Мәскәүдә яшәүче уртанчы киленең Наилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев