Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Иске Чәчкаб авылында яшәүче кадерле һәм газиз кешебез Әминә Сәмигулла кызы Габидуллинаның тиздән олуг юбилее

05 марта 2018, 05:23

1155

0

0

Иске Чәчкаб авылында яшәүче кадерле һәм газиз кешебез Әминә Сәмигулла кызы Габидуллинаның тиздән олуг юбилее

Әниебез, дәү әниебез! Сине 90 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Олы йөрәкле, сабыр, гадел, акыллы, ярдәмчел син безнең. Без синең ярдәмеңне тоеп яшибез. Гомереңдә төрле вакытлар булгандыр. Ачлыгын да, сугыш елларын да күргәнсең. Берсеннән-берсе акыллы, тормышта үз юлларын тапкан биш улыңны аякка бастыруы да җиңелләрдән булмагандыр. Син безнең көчле рухлы әни шул! Безгә дә дөрес юл күрсәтеп, тормыш сынауларына бирешмичә яшәргә өйрәтәсең. Ягымлы карашың, акыллы киңәшләрең өчен мең рәхмәт сиңа! Калган гомереңдә көннәрең кайгы-хәсрәтсез, туачак таңнарың нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын! Рәхмәт сиңа, күз нурыбыз, барысы өчен дә, шатлык, саулык, тынычлык - бездән теләк шул сиңа.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Безне куандырып озак яшә
Лаеклы син кадер-хөрмәткә.
Без теләкләр теләгәндә сиңа
"Амин!", диеп торсын фәрештә.
Иң изге теләкләр теләп, сине яратып: дүрт балаң, биш киленең, 11 оныгың, 6 оныкчыгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев