Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Россия Эчке эшләр министрлыгының Апас районы бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Рамил Җәүдәт улы Хәбибуллинны 50 яшьлек юбилее уңаеннан ихлас котлыйбыз

11 марта 2018, 05:05

1367

0

0

Россия Эчке эшләр министрлыгының Апас районы бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Рамил Җәүдәт улы Хәбибуллинны 50 яшьлек юбилее уңаеннан ихлас котлыйбыз

Хөрмәтле Рамил Җәүдәтович! Сез халкыбыз иминлеге өчен җиңел булмаган хезмәт алып барасыз. Көндәлек фидакарь хезмәтегез, тырышлыгыгыз, һөнәри осталыгыгыз барыбызга да үрнәк. Сезнең тормыш юлы ул - җәмгыять өчен гаять мөһим булган хезмәт башкару, инициатива, эш сөючәнлек кебек сыйфатларның кешегә уңыш һәм лаеклы рәвештә хөрмәт китерүнең ачык мисалы. Иңнәрегезгә бик зур җаваплылык: законлык һәм җәмәгать тәртибен, халыкның иминлеген саклау эше йөкләнгән. Бүгенге катлаулы шартларда әлеге бурычларны үтәү һәрдаим әзерлекне, кыюлыкны, тәвәккәллекне таләп итә. Уңышыгызның сере шунда: сез бар көчегезне эшкә бирәсез, һәрвакыт яхшы нәтиҗәләргә ирешәсез. Яңалыкка омтылу - сезнең яшәү рәвеше. 50 яшь - һәр кеше тормышының гаҗәеп матур чоры. Бу вакытта тупланган бай тәҗрибә зирәк акыл белән тоташа, бик күп хезмәт инде башкарылган, әле тагын эшлисе дә, эшлисе... Сезнең бай тормыш тәҗрибәгез, максатка омтылучанлыгыгыз, алга карап эш итә белүегез, сәләтегез, киләчәктә дә иминлекне тәэмин итүгә ярдәм итәр. Алдагы гомерегездә тормыш иптәшегез белән, балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, озын гомер кичерергә язсын. Җаваплы һәм тынгысыз хезмәтегездә зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, яхшы кәеф, бәхет һәм уңышлар телибез! Яныгызда һәрвакыт ышанычлы дусларыгыз һәм фикердәшләрегез булсын!
Үз кулыгыз белән төзегәнсез
Гомер юлы дигән диварны.
Күркәм гамәл белән бизәкләгән
Һәр сәгате үткән елларны.
Алга әйдәп балкый, дәшә һаман
Өмет кояшының нурлары.
Сәламәтлек, яхшы кәеф белән
Каршылагыз килер елларны.
Хөрмәт һәм ихтирам белән: Россия Эчке эшләр министрлыгының Апас районы бүлеге коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев