Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

17 ноябрьдә Мөрәле авылында гомер кичерүче әтиебез Фәрит Мингази улы Биктаһировның 60 яшьлек юбилее!

17 ноября 2018, 09:10

1105

0

0

17 ноябрьдә Мөрәле авылында гомер кичерүче әтиебез Фәрит Мингази улы Биктаһировның 60 яшьлек юбилее!

Кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч тормышта гомер итәргә язсын! 
Күпме генә бәхет теләсәк тә, 
Бик аз булыр кебек тоела. 
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең 
Кешеләргә гомер буена! 
Шуңа сине бар да яраталар, 
Дус-ишләрең йөри кергәләп. 
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән 
Яшик әле, әти, бергәләп! 

Бу изге теләкләргә барлык балаларың, онык ларың, әниебез һәм әбиебез кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X