Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

2 гыйнварда Борындык авылында яшәүче яраткан тормыш иптәшем, кадерле әниебез һәм дәү әниебез Дилә Галиулла кызы Гатауллинаның 65 яшьлек юбилее

02 января 2020, 09:43

622

0

0

2 гыйнварда Борындык авылында яшәүче яраткан тормыш иптәшем, кадерле әниебез һәм дәү әниебез Дилә Галиулла кызы Гатауллинаның 65 яшьлек юбилее

Кадерлебез, без сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче әни. Бөтен гомереңне, көчеңне безне үстерүгә биргән гүзәл зат син! Эчкерсезлегең, ихласлылыгың, ягымлылыгың белән һәркемнең күңелен яулыйсың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал! Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Миңа булган хөрмәтең, керсез мәхәббәтең өчен рәхмәт сиңа. Киләчәктә язмыш безне кайгы-хәсрәтләр белән сынатмасын, пар канатыбызны аермасын, озак еллар бәхет-шатлыкта, муллыкта гомер итәргә насыйп булсын! Күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә миңа һәм балаларыбызга яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез!
Әниебез – безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңдә
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әни,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып
Озак яшә безнең арада.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Тормыш сезне ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре челтерәп аксын
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Шәрип, улың Айдар, киленең Лилия, оныгың Әдилә, кызың Эңҗе, киявең Рәшит, оныгың Раяна, шушы теләкләргә дәү әниебез Гөлҗиһан да кушыла.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев