Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

20 гыйнварда Хуҗа Хәсән урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс­лар укытучысы Валентина Аверкиевна Таймасова 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

20 января 2019, 13:34

1785

0

0

20 гыйнварда Хуҗа Хәсән урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс­лар укытучысы Валентина Аверкиевна Таймасова 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Валентина Аверкиевна! Сезне ихлас күңелдән матур юбилеегыз белән котлыйбыз. Бар гомерегезне, көчегезне балалар укытуга багышлаган гүзәл зат буларак, эчкерсез, ихлас, ягымлы булуыгыз белән балалалар күңелен яуладыгыз. Җан таләбе белән сайлаган хезмәтегезне гомер буе яратып, җиренә җиткереп башкарасыз. Төгәллектә, гаделлектә, сабырлыкта сезгә тиңнәр юк. Киләчәктә дә һәр туар көнгә шатланып, хезмәт уңышларына ирешергә, тормыштан тәм табып, куанып яшәргә язсын. Гел шундый яшь күңелле, тормыш сөючән, сабыр, мәрхәмәтле йөрәкле булыгыз, ару-талуны белмәгез, йөрәгегез бүгенгедәй ашкынулы, өметле, хыялларга бай булсын. Алдагы көннәрегездә дә сау-сәламәт булып, тормыш иптәшегез белән тигез гомер итәргә, балаларыгызның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын. 
  Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын, 
Ягымлы, шат булсын күңелегез. 
Озын гомер, бәхет-шатлык белән 
Бер кайгысыз үтсен гомерегез. 
Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә, 
Көннәрегезне шатлык бизәсен. 
Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр, 
Шушы бәхет читләп үтмәсен. 

Хуҗа Хәсән урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев