Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

26 гыйнварда Бәрлебаш төп гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Фәрит кызы Миңнуллинага 50 яшь тула

26 января 2020, 09:57

704

0

0

26 гыйнварда Бәрлебаш төп гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Фәрит кызы Миңнуллинага 50 яшь тула

Кадерле хезмәттәшебезне ихлас йөрәктән котлап, иң яхшы, матур теләкләребезне юллыйбыз. Фәридә Фәритовна – олы йөрәкле укытучы, гаиләдә горурланырлык әни. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел сез. Мөгаллимлек, психолог сыйфатлары сезгә тумыштан бирелгән, шуңа да укучыларыгыз ярата, хезмәттәшләрегез хөрмәт итә. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калыгыз. Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якын кешеләрегезнең күңел җылысын тоеп, игелеген күреп яшәвегезне телибез. Туар таңнарыгыз нурлы, күңелегез күтәренке булсын.
Шатлык, сөенечләр алып килсен
Һәр ел саен туар көнегез.
Сикәлтәсез гомер юлы сезгә
Иминлек һәм бәхет телибез.
Иң изге теләкләр белән: 

Бәрлебаш төп гомумбелем бирү мәктәбенең коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев