Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

29 мартта безнең иң кадерле кешебез, Кошман авылында яшәүче газиз әниебез Әхмәдуллина Мөсәмирә Хәлил кызының 80 яшьлек юбилее

29 марта 2020, 07:52

1128

0

0

29 мартта безнең иң кадерле кешебез, Кошман авылында яшәүче газиз әниебез Әхмәдуллина Мөсәмирә Хәлил кызының 80 яшьлек юбилее

Дөньядагы барлык назны үз күңеленә сыйдырган, җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче әниебезне бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Әни! Син безгә гомер бирдең, үстердең, кеше иттең, олы тормыш юлына бастырдың, хәер-фатыйхаңнан аермый, бүгенге көндә дә безне уйлап яшисең. Безне назлап үстергән кулларың беркайчан да сызламасын. Без, балаларыңның, игелегеңә куанып, нык лы саулык белән гомер кичер. Рәхмәт сина барсы өчен дә!
Син безне дөньяга тудырдың,
Без синең җаныңнан өзелгән.
Үскәндә, назланып кулыбыз,
Кочкандыр кадерләп тезеңнән.
Сөенгән чагыңда кояштай,
Балкыйсың, дөньяга нур сибеп.
Борчылган чагыңда күңелең
Сызлана, кыллары өзелеп.
Син, әни, яшисең без диеп
Үзеңне уйлаган чагың бармы?!
... Соңламыйк үбәргә иелеп,
Иң җылы, иң назлы кулларны.

Иң изге теләкләр белән кызларың: Гөлирә, Гөлүсә, Ләйсән кияүләрең Ирек, Радик, Илсур, оныкларың Римма, Диана,
Динара, Әдилә, Зәринә, Илназ.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X