Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

29 майда Олы Кайбыч авылында гомер итүче туганыбыз Дания Әбзалетдин кызы Хөснетдинованың туган көне – күркәм юбилее

29 мая 2020, 08:15

811

0

0

29 майда Олы Кайбыч авылында гомер итүче туганыбыз Дания Әбзалетдин кызы Хөснетдинованың туган көне – күркәм юбилее

Апа! Сиңа булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Син безнең әниебез урынына калган кешебез. Гаҗәеп сабыр, киң күңелле, кешеләргә мәрхәмәтле, бик тә ярдәмчел булуың белән безнең барыбыз өчен дә син матур үрнәк. Без шатлыкларыбыз белән уртаклашырга да, борчу-мәшәкатьләребезне бүлешергә дә сиңа киләбез, чөнки дөрес киңәш бирәсеңне беләбез. Алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын сау-сәламәт булып, җизни белән тигезлектә, балаларыгызның, оныкларыгызның, туганнарыгыз­ның игътибарын һәм ихтирамын тоеп, куандырып, тыныч озын-озак гомер кичерүеңне телибез. Киләчәктә дә олы таянычыбыз, терәгебез булып кал.
Изге теләк, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелегез.
Озын гомер, сәламәтлек белән
Бәхет-шатлыкта үтсен гомерегез.
Сине хөрмәт итеп: бертуганың кызлары Лариса, Наилә, Фидания гаиләләре.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев