Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

6 мартта коллегабыз, Борындык төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Рафия Рифкать кызы Кәлимуллинаның 50 яшьлек юбилее

06 марта 2021, 07:54

457

0

0

6 мартта коллегабыз, Борындык төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Рафия Рифкать кызы Кәлимуллинаның 50 яшьлек юбилее

Хөрмәтле Рафия Рифкать кызы! Сезне чын күңелебездән юбилеегыз белән котлыйбыз. Сез бөтен көчегезне, белемегезне, йөрәк егәрен, тырышлыгыгызны авыр, әмма игелекле хезмәткә – балалар укытуга багышладыгыз. Сез һәрчак ачык күңелле, тынгысыз йөрәкле, сабыр холыклы, бала җанлы. Хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт! Бүгенге юбилеегыз белән котлап, сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне теләп калабыз. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт аяз булсын, зәңгәр күкләр күңелегезне яктыртып торсын.
Киләчәктә тагын бик күп еллар,
Бергә-бергә язсын эшләргә.
Насыйп булсын саулык, шатлык белән
Тормыш ямен тоеп яшәргә!

Иң изге теләкләр теләп: Борындык төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев