Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Бәрлебашы авылында яшәүче кадерле әниебез Флюра Тәлгать кызы Ибәтуллинаның 25 апрельдә 50 яшьлек юбилее

25 апреля 2016, 05:22

1225

0

0

Бәрлебашы авылында яшәүче кадерле әниебез Флюра Тәлгать кызы Ибәтуллинаның 25 апрельдә 50 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез, 50 яшьлек алтын юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлык­лар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешмичә, һаман шулай көчле рухлы, ярдәмчел, изге күңелле булып кал, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса - уртак була
Кайгыларың булса - югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
Урыннарың булсын гел түрдә.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Камил, улларың Шамил, Фаил, кызың Әдилә, киленнәрең Лилия, Виктория, оныкларың Радель, Ралина, Камилла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев