Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Безнең өчен яшәү өлгесе, тормыш маягы булган иң газиз кешебез, сөекле әниебез – Кошман авылында яшәүче Саймә Нигъмәтулла кызы Садриеваның 3 ноябрьдә туган көне, матур юбилее – аңа 80 яшь тула.

03 ноября 2018, 06:57

958

0

0

Безнең өчен яшәү өлгесе, тормыш маягы булган иң газиз кешебез, сөекле әниебез – Кошман авылында яшәүче Саймә Нигъмәтулла кызы Садриеваның 3 ноябрьдә туган көне, матур юбилее – аңа 80 яшь тула.

Кадерле әниебез! Гаҗәеп сабыр, киң күңелле, кешеләргә мәрхәмәтле, бик тә ярдәмчел булуың белән безнең барыбыз өчен дә матур үрнәк син. Бүген дә безнең өчен кайгырып, уңышларыбызга сөенеп яшисең. Тормышның кадерен белергә, туганлыкны изге күреп сакларга, матур, үрнәк булырлык итеп яшәргә өйрәтеп үстергәнең өчен, биргән киңәшләрең, һәрчак безгә ярдәмгә ашкынып торуың өчен бик зур рәхмәт сиңа, әниебез! Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетләрең мул булсын. Безнең игелекләребезне күреп, сөенеп-шатланып кына яшә. Без сине бик яратабыз! 
Менә тагын туган көнең җитте, 
Туган көн ул – бәйрәм-тантана. 
Бу көн безне синең янга җыя, 
Шуңа, әни, күңел шатлана. 
Күпме гомер үткән, сырлар салып, 
Ә күңелләр һаман яшь әле. 
Һаман шулай безгә терәк булып, 
Йөз яшькәчә, әни, яшә әле. 
Аналарга булган рәхмәт сүзен 
Алыштырмас һичбер бүләк тә. 
Авырмыйча, әни, озак яшә, 
Балаларың шушы теләктә. 

Иң изге теләкләр белән: барлык балаларың, туганнарың исеменнән  кызларың.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев