Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Безнең өчен яшәү өлгесе, тормыш маягы булган иң газиз кешебез, сөекле әниебез – Олы Кайбыч авылында яшәүче ВӘСИХА ФАТЫЙХ КЫЗЫ СӨНГАТУЛЛИНАНЫҢ 21 ноябрьдә туган көне, матур юбилее – аңа 70 яшь тула

21 ноября 2018, 08:38

1118

0

0

Безнең өчен яшәү өлгесе, тормыш маягы булган иң газиз кешебез, сөекле әниебез – Олы Кайбыч авылында яшәүче ВӘСИХА ФАТЫЙХ КЫЗЫ СӨНГАТУЛЛИНАНЫҢ 21 ноябрьдә туган көне, матур юбилее – аңа 70 яшь тула

Кадерле, газиз әниебез! Бүген сиңа 70 яшь тула. Әмма син безнең өчен һаман япь-яшь. Безнең өчен син – дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Балачагыбызда без агарткан чәчләрең, битеңдәге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне. Авыр сүзләр әйткән яки үзебез дә белмичә рәнҗеткән булсак, гафу ит. Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Безнең туган йортыбызның яме бит сез. Ата-ана булмаса, әллә нинди сарайларның да яме калмый, алардан үтәли җилләр исә башлый. Ә әти-әни исән булса, карлыгач оясыдай кечкенә өй дә зиннәтле сарайдан затлырак тоела. Ата-ана өчен бала, инде үзе әти, әни булса да, барыбер бала. Менә без үзебез – әниләр, әтиләр – шушы самими балалык хисләрен яңадан тоемлар өчен, сезнең янга җыелабыз. Балачакка вакытлы гына булса да кайту бәхетенә дөньяда сез яшәгәндә генә ирешәбез. Безгә мондый бәхет әле тагын озын-озак еллар елмайсын иде. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар.
Синең бүген зур бәйрәмең, әни,
Бу бәйрәмең синең шундый якты!
Синдә булган йөз яктысы, әни,
Йөрәкләрдә безнең учак якты.
Рәхмәт, әнкәй, тудырганың өчен,
Аяз көннәр булсын җаныңда.
“Бисмилла” дип, син шатланып уян
Гомереңнең һәрбер таңыңда.
Сине хөрмәт итеп, яратып: улларың-киленнәрең, кызың-киявең, оныкларың.

Бу теләкләргә әтиебез Хади да кушыла.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев