Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче олы кызым Диләрә Мансур кызына 9 июльдә 60 яшь тула

09 июля 2021, 09:09

387

0

0

Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче олы кызым Диләрә Мансур кызына 9 июльдә 60 яшь тула

Кадерле кызым! Сине олы бәйрәмең белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм. Син киң күңелле, сабыр холыклы, ачык йөзле, хезмәт сөючән, таләпчән булуың белән барыбызга да үрнәк булдың. Мәктәптә укыганда да классташларың бик ихтирам итте, яратты сине. Мәктәптә комсомол секретаре булдың, матур итеп чыгышлар ясый идең. Укытучылар да хөрмәт итте. Мәктәпне алтын медальгә тәмамладың һәм, географияне “5” легә биреп, Казан финанс-экономика институтына укырга кердең. Аны да кызыл дипломга тәмамлап чыктың. 1998 елдан бирле “Татнефтепродукт” җәмгыятендә финанс-экономика бүлеге начальнигы булып эшләдең һәм хезмәттәшләреңнең ихтирамын казандың. “Татарстан Республикасының атказанган экономисты” дигән мактаулы исем алуыңа бөтен нәселебез белән горурландык.Әле бүген дә эшләвеңне дәвам итәсең. Ике кызың – Лилия һәм Диана да шул ук уку йортын тәмамлап синең янда эшләделәр. Диана әле дә синең янда хезмәт куя. Бүгенге көндә кызларың икешәр бала үстереп матур гомер итәләр. Оныкчыкларым Ирада, Арсен, Ралина һәм Даниярны яратып туя алмыйм. Тормыш иптәшең Сергей белән бик матур яшәдегез. Бакча эшләрен дә бик яратасың. Гомумән, бик уңган син кызым. Әтиең бик горурланыр иде сезнең белән. Аңа күрергә насыйп булмады шул бүгенге көннәрне. Миңа Ходай озын гомер бирде, сезнең юбилейларны да күрәм. Мин бик бәхетле әни. Сиңа озын, бәхетле гомер телим. Якыннарыңның игътибарын тоеп, игелекләрен күреп, тырышлыгың белән балаларыгызның, оныкларыгызның тормышларын күреп яшәргә насыйп булсын. Бәхетле бул, балам, рәхәт яшәгез!Кабул булсын безнең теләкләр,Син бит акыллы да, чибәр дә.Иңнәреңә кунган фәрештәләр,Саклап йөртсен алгы көннәрдә.

Яратып: әниең Әлфия Закирова һәм туганнарың, Олы Кайбыч. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X