Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Борындык авылында яшәүче дөньядагы иң газиз кешебез Равия Вәли кызы Сафиуллина язның беренче көне –1 мартта 70 яшьлек юбилеен каршылый

    --, 1 март 2020 - 07:44
    416
    0
    0

    Кадерлебез, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез! Без сине чиксез яратабыз! Сиңа бырысы-барысы өчен дә рәхмәт әйтәбез! Узган гомер юлыңда бик күп авырлыклар һәм кайгылар күрдең, ләкин син сынмадың-сыгылмадың, нык булдың. Без синең белән горурланабыз! Газизебез, син безнең өчен гомеребез буена ныклы терәк. Балаларыңны игътибарың белән урап, күңелең яктылыгын биреп, тормышыбызны мул һәм тулы итәргә тырышып яшәдең, яшисең. Оныкларыңа сабырлык, кешелеклелек, гаделлек өлгесе син. Әтиебез белән бергәләп, киләчәктә дә тормышта салган эзегезнең яктылыгына, уңышларына куанып, әле күп еллар исән-имин булып, безне сөендереп, сәламәтлек белән яшәвегезне телибез. Һәр көнегез шатлыкта үтсен, йортыбызның утын сүндермичә, яшәүдән ямь табып, тормышыбызның таянычы, терәге булып, кадер-хөрмәттә, тигезлектә, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерергә язсын сезгә!
    Җир йөзенең бөтен матурлыгын,
    Килә, әни, бүләк итәсе.
    Дөньядагы матур сүзләрнең дә,
    Иң җылысын сиңа әйтәсе.
    Син булганга, әни, без бәхетле,
    Синең белән якты көнебез,
    Безнең белән синдә сәламәт бул,
    Озын гомер сиңа телибез.

    Иң изге теләкләр белән: әтиебез Равил, киленең Гөлнара, кызың Ләйлә, киявең Илдар, кодагыйларың Фәридә, Рушания, оныкларың Гүзәл-Раил, Камилә, Нияз, Әмир.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: