Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Борындык авылында яшәп, гомеренең олы бәйрәмен билгеләп үтүче кадерле тормыш иптәше, яраткан әтиебез, бабай Ринат Габдулла улы Бикмуллинның 2 гыйнварда 70 яшьлек юбилее

02 января 2020, 09:26

544

0

0

Борындык авылында яшәп, гомеренең олы бәйрәмен билгеләп үтүче кадерле тормыш иптәше, яраткан әтиебез, бабай Ринат Габдулла улы Бикмуллинның 2 гыйнварда 70 яшьлек юбилее

Кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез.
Бүген синең юбилеең, әти!
Җитмеш яшең – Ходай бүләге.
Син салучы йорт нигезен,
Әни өчен тормыш терәге.
Син өйрәттең үз үрнәгең аша
Бу тормышта яшәү серләрен.
Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит
Безне уйлап типкән йөрәгең.
Рәхмәт, әти, сиңа барысы өчен–
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Картлыгыңның якты язында.
Рәхмәт, әти, безне яхшы кеше итеп, сөеп, наз¬лап үстердең! Үрнәк булып, тормыш юлыбыз¬да яшәү өчен безгә көч бирдең! Без сине бик яратабыз.

Иң изге теләкләр белән: әниебез Зөлфия, балаларың Рафис-Рәйсә, Айрат-Роза, Виктор-Римма, Бура-Зөһрә, Ранис-Айгөл, оныкларың Алмаз-Айсылу-Айназ, Диана-Альмир-Зәринә, Нәзилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев