Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бәрлебаш авылында гомер итүче кадерле әтиебез Шәүкәт Хәмзә улы Гайнуллинга 3 декабрьдә 55 яшь тула

03 декабря 2019, 08:53

785

0

0

Бәрлебаш авылында гомер итүче кадерле әтиебез Шәүкәт Хәмзә улы Гайнуллинга 3 декабрьдә 55 яшь тула

Без әтиебезне ихлас күңелебездән юбилее белән котлыйбыз. Әтиебезгә җан тынычлыгы, озын гомер, сәламәтлек телибез.
Юбилеең котлы булсын әти,
Бездән сиңа изге теләкләр.
Бүген синең олы бәйрәмең
Кабул итеп ал син бүләкләр.
Олыгаям, диеп борчылма син,
55 яшь әле күп түгел.
Маңгаеңда сырлар күренсә дә,
Япь-яшь әле синең күңелең.
Рәхмәт, әти, безне – өч кызыңны
Җил тидерми саклап үстердең.
Гаиләбезнең алтын терәге,
Безнең балачакны гөл иттең.
Яшә җирдә якты кояш кебек,
Тик яктылык кына таратып.
Ишетәсеңме, без котлыйбыз, әти,
Чын күңелдән, сине яратып.
Туган йортның утын сүндермичә, әниебез белән тигезлектә бик күп еллар, якты тормышка сөенеп яшәүеңне телибез.

Иң изге теләкләр белән: кызларың, кияүләрең, алты оныгың һәм әниебез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев